ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2019 елда Федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә үтәчәк

31 октябрь 2018, 11:50 , Фото: Рамиль Гали/архив

2019 елда Федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә үтәчәк 2019 елда Федераль Сабан туе Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә узарга тиеш иде, бәйрәмнең уздырылу урыны күчерелде.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). 2019 елда Федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2019 елда Федераль Сабан туе Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә узарга тиеш иде. Кайбер сәбәпләр аркасында бәйрәмнең уздырылу урыны Новосибирск шәһәренә күчерелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников Федераль Сабан туен уздырырга әзер булуларын җиткерде.

Федераль Сабан туе киләсе елның 9 июньдә Новосибирск шәһәрнең яр буенда үтәчәк.



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10