news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте

Кичә фикерләшүдә Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе һәм Халыклар дуслыгы ассамблеясе вәкилләре катнашкан.

Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар халкы үсеше стратегиясенә килгән тәкъдимнәр турында фикер алышулар башланган. "Билгеләнгән бурычларга карап, стратегия нигезендәге беренче эшләрне барлый башладык", - диде "Татар-информ"га ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде.

Фикерләшү кичә Халыклар дуслыгы ассамблеясендә оештырылган. Очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, ТР Фәннәр академиясе һәм Халыклар дуслыгы ассамблеясе вәкилләре чакырылган.

"Фикер алышуга килгән актив арасында стратегиягә кагылышлы документлар, диаграммалар ясап килүчеләр бар иде, - дип сөйләде Шәйхразиев. -  Стратегия буенча Халыклар дуслыгы йортында җыелып сөйләшү безне өметләндерә. Чөнки ул, беренчедән, татар халкын берләштерәчәк, икенчедән, безнең белән дус булып яшәгән бөтен халыклар өчен дә мөһим документ булачак".

Татар халкы стратегиясе турында фикер алышулар тагын Тарих институтында, Фәннәр академиясендә һәм Бөтендөнья татар конгрессында үтәчәк. Яңа елдан соң Татарстан буенча зона очрашуларын уздыру планлаштырыла. Киләсе елның февраленнән соң 7 федераль округта да фикерләшү булачак. "Шуннан соң без проектны халыкка күрсәтә башлаячакбыз", - диде вице-премьер. 

  • "Татар халкы үсеше стратегиясе"нә фикер тәкъдимнәр шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында кабул ителә




 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100