Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразиев Ташкентта татар үзәгендә милли тормыш кайнап торырга тиешлеген әйтте
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе үзәккә Татарстан ягыннан ярдәм итү мөмкинлеге булуын җиткерде.
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстан Республикасы Ташкент шәһәренең татар оешмасы үзәге кайнап торырга тиеш, дип белдерде. Бу фикерен ул бүген, 18 октябрьдә, Ташкент шәһәренең татар оешмасы активистлары белән очрашуда әйтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итә.
- Үзәк Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинетының Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты бинасында урнашкан. Ташкент шәһәрендә Татар иҗтимагый мәдәни агарту идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин белдерүенчә, әлеге бүлмә оешмага бер ел элек хакимият тарафыннан бирелгән. Бүгенге көндә үзәк милләттәшләребезнең очрашу урыны буларак эшли.
Милли Шура рәисе әлеге бүлмәгә ремонт ясарга, техник яктан тулыландырырга, заманча, милли татар тормышы кайнап торган үзәк буларак җанландырып җибәрергә тәкъдим итте. “Биредә ТНВ-Планета каналы эшләп торырга тиеш, бай китапханә, анда “Халкым минем газетасы”, вакытлы татар матбугаты булырга тиеш. Әлеге үзәк мондагы милләттәшләребезнең татар галимнәре, артистлары, язучылары белән очрашу урыны булсын. Үзәкне татарның йөзе итик”, - дип татар оешмасына бурычлар билгеләде. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Татарстан Республикасы ягыннан ярдәм итү мөмкинлекләре барлыгы турында белдерде.
- Үзбәкстан Республикасында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган чаралар уза. Кичә Милли шура рәисе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты, Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз