ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Милли шура рәисе татар оешмаларына яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген әйтте

18 октябрь 2018, 09:05 , Фото: http://tatar-congress.org

Милли шура рәисе татар оешмаларына яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген әйтте Васил Шәйхразиев Үзбәкстан Республикасына эшлекле сәфәре вакытында Сәмәркандның “Умырзая” татар-башкорт милли үзәге активистлары белән очрашты.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: "Татар оешмалары эшчәнлегенә яшь буын вәкилләрен дә тартырга кирәк, яңа буынны татар итеп тәрбияләү һәрберебезнең бурычы", дип белдерде. Бу фикерен ул кичә, 17 октябрьдә, Үзбәкстан Республикасы Сәмарканд өлкәсенең “Умырзая” татар-башкорт милли үзәге активистлары белән очрашуда әйтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Очрашу барышында Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырып үтте. 27 октябрьдә үтәчәк «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды; татар халкы үсеше стратегиясенә кагылышлы фикер, тәкъдимнәрен җиткерүләрен сорады. Шулай ук 16 ноябрь көнне Казанда үтәчәк Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесе турында сөйләп узды. Васил Шәйхразиев очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Оешма эшчәнлегенә яшь буын вәкилләрен дә тартырга кирәк, яңа буынны татар итеп тәрбияләү һәрберебезнең бурычы», - дип белдерде.

Сәмарканд өлкәсенең “Умырзая” татар-башкорт милли үзәге җитәкчесе Әхмәд Сөбхәнкулов Милли шура рәисенә «Казан» бию ансамбленең Үзбәкстанда уздырган концертлары өчен рәхмәт әйтте, алга таба да милләттәшләребезнең Галискәр Камал исемендәге дәүләт драма театрының гастрольләрен көтүләрен җиткерде.

Очрашуда чыгыш ясаган рәссам Таер Шәрипов Васил Шәйхразиевка Казанда Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасында күргәзмә оештыру мөмкинлеге булдырылганы өчен рәхмәт җиткерде. Бүгенге көндә татар халкының милли киемнәрен өйрәнү эшен башлап җибәрүе турында сөйләде.

Үзбәкстан Републикасында яшәүче милләттәшләребез әңгәмә барышында татарча-үзбәкчә сүзлек булдыру тәкъдиме белән чыкты. Очрашуда катнашкан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина киләчәктә Үзбәкстанда яшәүче галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлек юлларын төзү мөмкинлекләре турында сөйләде.

  • Үзбәкстан Республикасында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган чаралар уза. Кичә Милли шура рәисе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты, Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты.

Шулай ук ул бүген Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйле урыннарда: Шердор мәдрәсәсендә, Регистан һәйкәл комплексының эшчәнлеге белән танышачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10