news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Татар халкы һәрвакытта да милләтне берләштерү өчен хезмәт куя

Васил Шәйхразыев: Татар халкы һәрвакытта да милләтне берләштерү өчен хезмәт куя
Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар халкы милләтебезне берләштерүдә хезмәт куя дип саный.

Бу турыда ул Түбән Новгородта бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы кую тантанасында әйтте. Бу – шәһәрдә татар мәдәнияте һәм җәмәгатьчелеге әһеленә рәсми рәвештә ачылган беренче элмә тактасы.

«Без, татар халкы, һәрвакытта да үзебезнең милләтне берләштерүдә хезмәт кылабыз. Милләт үзенең бөек шәхесләре аша бүтән милләтләр алдында, дәүләт янында үзенең тарихын, киләчәген күрсәтә», – диде ул.

Ул Рәшит Ваһаповка Казанда һәйкәл кую тантанасын да искә алды.

«Былтыр Татарстанда Рәшит Ваһапов хөрмәтенә һәйкәл ачтык. Андагы килгән кешене күрсәгез, андагы әйткән сүзләрне ишетсәгез! Ул безнең горурлыгыбыз да, өметебез дә, киләчәгебез дә. Биредә аңа элмә тактасы ачу тарихка әйләнеп кайту да, тәрбия бирү дә», - диде ул.

  • Мемориаль такта Түбән Новгород татар педагогика техникумы янында урнаштырылды. Биредә Рәшит Ваһапов 1920нче елларда укыган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100