news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды

Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды
Салават Камалетдинов

Бүген Түбән Новгородта ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов катнашты.

«Хәерле иртә, газиз милләттәшләрем. Бүген тарихи көн. Милләт сандугачы Рәшит Ваһаповка мәңгелек истәлек тактасы куелды. Чакырган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген милләтнең тарихи сәхифәсендә данлыклы вакыйга көне. Бүген без халкыбызны үз тавышы һәм иҗаты белән таныткан кешегә, татар халкының бөек улына таш салабыз. Барыгызны да чын күңелдән котлыйм!» – диде Равил Гайнетдин.

Андрей Гнеушев та сәламләү сүзләре әйтте. «Без җиребезнең шундый шәхесләр тудыруы белән горурланабыз. Без бөек халык, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Бу хакта бүген безнең җирдә уза торган I Идел буе Сабантуе да шуны күрсәтә», – дип сөйләде ул.

Васил Шәйхразыев үз чыгышын шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил сүзләре белән башлады. «Сез үлсәгез, мин дә үләрмен, сез яшәсәгез мин дә яшәрмен», дигән Муса Җәлил. Былтыр без Татарстанда аңа һәйкәл ачтык. Бүген биредә такта ачу - ул Рәшит Ваһапов исемен кире кайтару. Проектка ярдәм иткән өчен губернатор Глеб Никитинга һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Алга таба да рухланып яшик», – диде ул.

«Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачу – Түбән Новгород төбәгендә татар шәхесләре исемен мәңгеләштерүнең беренче очрагы. Рәшит Ваһапов, татар эстрадасын профессиональ дәрәҗәгә күтәргән беренче җырчы. Бөек Илһам Шакиров Рәшит Ваһапов турында бер генә сүз әйтте: «Ул – үзеннән соң килгән җырчыларга юл күрсәтүче», – диде Рифат Фәттахов һәм әлеге тактаны ачуга ярдәм иткән Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.

Мемориаль такта авторы – яшь скульптор Камил Вәлиуллин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100