news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Татар мәктәпләре арта дип әйтмим, ләкин булганын саклап калу мөһим

«Россиянең төрле төбәкләрендә укытыр өчен татар теле укытучыларын һәм татар телендә сөйләшә торган мулла җибәрүләрен сорыйлар», - диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразыев: Татар мәктәпләре арта дип әйтмим, ләкин булганын саклап калу мөһим
Салават Камалетдинов

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев фикеренчә, татар теле укытучылары, татар мәктәпләре артмаса да, булганын саклап калырга кирәк.

«Татар теле дигәндә, татар теле укытучылары, татар мәктәпләре, татар классларыбыз бар. Алар арта дип әйтмим. Ләкин бүгенге көндә булганнарын саклап кала алсак иде. Хәзерге заманда үзебезнең лаеклы урыныбызны алырга телибез», - диде Васил Шәйхразыев Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында.

Ул Россиянең төрле төбәкләрендә укытыр өчен татар теле укытучыларын һәм татар телендә сөйләшә торган мулла җибәрү турында сораулар килүен әйтте.

«20-30 ел элек Казанда белем алган кешеләр чит төбәккә эшләргә чыгып китә иде, чөнки Татарстанның, Казанның да дәрәҗәсе башка булды. Бүген Татарстан да, башкалабыз да - лидер. Бер кешенең дә моннан чит төбәккә эшләргә чыгып китәсе килми, чөнки Татарстанда уңай шартлар тудырылган. «Үзегезнең кешеләрне җибәрегез. Укытып, кире кайтарабыз», - дип җавап бирәбез», - диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100