news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабантуйны үткәрү программасында үзгәрешләр брошюра булып тәкъдим ителәчәк

«Без Сабантуйда дүрт юнәлешне берләштерергә тиеш: татарлык, аш-су ризыклары, спорт һәм милли кием», - диде Васил Шәйхразыев.

Сабантуйны үткәрү программасында үзгәрешләр брошюра булып тәкъдим ителәчәк
Салават Камалетдинов

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сабантуйны үткәрү программасындагы үзгәрешләр киләсе елда брошюра булып чыгачагын әйтте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның эчтәлеген баетырга кирәклеген әйткән иде. Бу өлкәдә эшчәнлек барамы?» – дип кызыксынды Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында «Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, күрсәтмә-тәкъдимнәр брошюра булып тәкъдим ителәчәк. «Режиссерлар белән күрешеп, февраль-март айларында уртак фикергә килә алсак, минемчә, Сабантуйга әзерләнә башлар идек», - дип җавап бирде ул.

«Казан дәүләт мәдәният институтында очрашу булды. Бу өлкәдә Татарстан Мәдәният министрлыгы да эш алып бара. Республиканың баш режиссерларын җыеп, фикер алыштык. Без Сабантуйда дүрт юнәлешне берләштерергә тиеш: татарлык, аш-су ризыклары, спорт һәм милли кием», - дип аңлатты Васил Шәйхразыев.

Аның фикеренчә, Сабантуйны үткәргәндә татар гореф-гадәтен чагылдыру (программаны алып бару тәртибе) мөһим. «Сабантуй татар халкының милли бәйрәме икән, бәйрәмдә татар милли ризыклары тәкъдим ителергә тиеш. Милли ризыкларны, ашларны пешереп чыгару зарур. Сабантуйда һәрвакыт милли уеннар булган. Ат чабышы, баганага менү, көрәш һ.б. милли уеннарның дәрәҗәсен күтәрү мөһим», - дип саный ул.

«Ир-ат башына түбәтәй кия икән – милли кием кебек кабул ителә. Ә хатын-кызлар ничек киенергә тиеш? Сорау туа. Сабантуйга милли киемне кайтара алырбызмы? Уйларга кирәк. Без программаның кереш өлешендә тамашачыга төп фикерне җиткерәбез. Иртәгә Сабантуй була дибез икән, аны дөрес итеп үткәрү таләпләре әле кабул ителмәгән. Икенче елда беренче федераль Сабантуй 28 майда Әстерханда булачак. Без анда бөтен мөмкинлекләрне күрсәтергә тиеш», - диде Милли Шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100