news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиядә узган Татарстан көннәренә карата фикере белән уртаклашты һәм Сабантуйга карашы үзгәргәнен әйтте.

«Күптән түгел Якутиядә Татарстан көннәрен үткәрдек. Без үзебезне күп эшлибез, булдырабыз дип саныйбыз, ләкин күп әйберләр буенча безгә әле эшләргә дә эшләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төрле төбәкләрдән җыелган укытучыларга Сабантуйгың эчтәлеген баетырга кирәклеген әйтте.

«Якутларның бездәге Сабантуй кебек Ысыах дигән милли бәйрәмнәре бар. Безнең бәйрәмгә караганда аның эчтәлеге баерак. Аңа милли тел, гореф-гадәт, борынгыдан сакланып килгән тәртип салынган, ә Сабантуй - җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара, татарлык, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр югала. Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100