news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Татар эшмәкәрләре Ясалма фәһем белән дә куллана белергә тиеш

Васил Шәйхразыев: Татар эшмәкәрләре Ясалма фәһем белән дә куллана белергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар эшмәкәрләрен заманадан артта калмыйча Ясалма фәһем белән дә кулланырга өйрәнергә чакырды. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессының XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылышында чыгышында әйтте.

«Җыенга 46 өлкәдән 900 кеше килде. Татарлар белән бергәләп җыелабыз, алга барабыз, туган җиребез белән горурланабыз, дибез. Бүгенге көндә кая гына барма, Ясалма фәһем турында сөйлиләр. Эшмәкәр буларак, сез дә аны кулланырга тиеш. Чөнки сез бүген компьютер, интернетны яхшы беләсез икән, күп кенә чараларны, тиз генә сатып алуны оештырырга, үзеңне зурлап күрсәтергә, дуслар да табарга була. Шул ук вакытта кайбер кешеләр: «Миңа кызык түгел, ярдәмчем бар бит», – диләр. Ләкин ул кичәге көн. Бүгенге көндә яңа эш ысуллары бар, табыла. Без аннан артта калмаска тиеш», – диде ул.

Аның әйтүенчә, кеше буларак, эшмәкәр буларак бер-береңә үсәргә ярдәм итү, дуслар табу, алдагы тормыш турында уйлау мөһим.

«Татарстанда акчаларын кая куярга белмиләр икән, димәгез. Бу алай түгел. Һәр килгән делегат, иң элек, татар кешесе буларак чакырыла. 1992 елда ул вакыттагы Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның указы нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырыла. Безгә быел җәен 33 ел була. Шул ук вакытта 2010 елда Рөстәм Миңнеханов Президент итеп сайлангач, 2012 елдан башлап, без аның хәер-фатихасы белән авыл эшмәкәрләре җыенын оештыра башладык», – дип искәртте Милли Шура рәисе.

Ул 4200 татар авылы барлыгын әйтте. «46 өлкәнең җитәкчеләренә чакыру җибәрәбез. Сез безнең татар оешмалары аша, актив эшкуарлар булып киләсез. Тарихи яктан карасак та, элекке Россия, Советлар союзы, бүгенге көндә дә без бердәм булып алга барабыз һәм бүген татар эшмәкәрләре буларак җыелдык», – дип ачыклап үтте ул.

  • 26-28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды. Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа каралган.

  • 27 февральдә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Апас һәм Тәтеш муниципаль районына сәфәр кылачак. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары, агросәнәгать комплексларындагы казанышлар, инновацион технологияләр, инфраструктураны үстерүдә алып барылган эш тәҗрибәсе белән танышачаклар. Әлеге сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100