Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов эшмәкәрләргә: Республикабыз файдасына хезмәт итүегезне телим
Татарстан Фәннәр академиясендә Бөтендөнья татар конгрессының XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылышы булды. Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, республика файдасына хезмәт куеп, актив хезмәттәшлек итәргә чакырды.
«Бурычларыбыз уртак: барлык даирәдә дә илебезнең үсешен тәэмин итәргә, шул ук вакытта үзебезнең миллилегебезне, милли йөзебезне саклап калырга тиеш. Мөһим булган эшегездә уңышлар, яңа җиңүләр юлдаш булсын. Үзегезнең кыйблагызга тугры калып, алга таба яңа максатлар куеп, халкыбыз, илебез, республикабыз файдасына хезмәт итүегезне телим. Төбәкләр белән актив эшләү турында да уйлашабыз, хезмәттәшлек итәргә чакырам», – диде ул ачылышта.
Ул барлык катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясе, үзенең исемнән сәламләде. «Эшмәкәрләрне күрергә бик шатбыз. Бу көндә без аларга булышырга тырышабыз: укучылар арасында да студент-эшмәкәрләр бар, алар күбесенчә фән белән шөгыльләнә. Сезнең арагызда да фән белән кызыксынучылар бардыр. Җыен эшендә уңышлар телим, куелган гамәлләр бәрәкәтле булсын», – диде Рифкать Миңнеханов.
«Бик күп эшләр башкарыла. Рәискә, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтлебез. Россиянең фәнни-технологик үсешенә бәйле Татарстан Республикасы Мәскәү, Санкт-Петербург арасында икенче, өченче урыннарда тора. Узган ел Татарстан Фәннәр академиясе фәнни технология буенча үсеш программасын әзерләде. Шунысын аерым әйтәсем килә: узган ел Россия Президенты Владимир Путин имзалаган указда беренче мәртәбә гуманитарий юнәлеш тә урын алды, илнең өстенлекле фәнни-технологик үсешләрнең берсе буларак күрсәтелде. Барлык форумнар, конкурсларда Татарстанга көчле төбәк буларак карыйлар, безгә игътибар итәләр», – диде ул.
Аның әйтүенчә, Россия халкының тарихын, телен, мәдәниятен саклап, өйрәнү, үстерү мәсьәләләре илдәге җәмгыятьнең бүгенге торышы һәм үсеше өчен зур әһәмияткә ия икәнлеге аңлашыла.
«Бу өлкәдә безгә беркем дә кыенлыклар тудырмый, алга таба да актив эшләргә генә кирәк. Фәннәр академиясе үз чиратында фәнни проектларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтергә әзер, бездә бәйгеләр үтә, грантлар бирелә. Яшьләрне фәнгә тарту өчен күп чаралар күрелә», – дип билгеләп үтте Татарстан Фәннәр академиясе Президенты.
Тантана ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев та чыгыш ясады.
- 26-28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды. Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа каралган.
- 27 февральдә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Апас һәм Тәтеш муниципаль районына сәфәр кылачак. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары, агросәнәгать комплексларындагы казанышлар, инновацион технологияләр, инфраструктураны үстерүдә алып барылган эш тәҗрибәсе белән танышачаклар. Әлеге сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз