news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Мәрҗани, Фәезхановны мәңгеләштерү – милләтне дә мәңгеләштерү, дигән сүз

Васил Шәйхразыев: Мәрҗани, Фәезхановны мәңгеләштерү – милләтне дә мәңгеләштерү, дигән сүз
Салават Камалетдинов

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев фикеренчә, дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов белән горурлану, аларның исемен мәңгеләштерү – милләтне дә мәңгеләштерү, дигән сүз.

«Татар халкы гасырлар дәвамында әби-бабаларыбыз кабул иткән ислам динендә тәрбияләнде. Бу безнең өчен үткәнебез һәм киләчәгебез. Узган ел ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткәндә тарихыбызга әйләнеп кайттык. Мәрҗани мәчете дөнья күләмендә конференция, очрашулар үткәреп, аның исемен йөрткән мәчеттә изге эшләр кылабыз. Андый шәхесләрнең булуы, аларны мәңгеләштерү безне алга барырга өметләндерә», - диде ул «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә.

Милли шура рәисе фикеренчә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел үтсә дә, әле аның хезмәтләре безнең якта каралмаган, өйрәнелмәгән, халыкка аңлатылмаган. «Галим, туган якны өйрәнүче, дин әһелләре белән шундый конференцияләр үткәрү – кайбер мөмкинлекләрне бирә. Форсаттан файдаланып калырга кирәк», - дип саный ул.

«Биш ел элек Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел тулганда без Үзбәкстанга барып, дөнья күләмендә конференцияләр үткәреп, элмә такталар куйдык. Казанда Мәрҗанигә һәйкәл ачтык. Хәзер исә Хөсәен Фәезханов мирасына әйләнеп кайтырга форсат туды. Тарих дигәндә, татар халкы һәм ислам дине – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә», - диде Васил Шәйхразыев.

Ул яңа китаплар язуны, аларны тәкъдим итүне зур, мәгънәле эш дип атады. «Мирасыбызны халыкка төрле телләрдә, төрле милләтләргә күрсәтәбез. Яңа китаплар мәчет, мәдрәсә, институт, академияләргә таратылып, халкыбызның «күзен ачып», тарихны өйрәнергә мөмкинлек туа», - диде.

Васил Шәйхразыев мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына әзерләнә башлавын әйтте. «Аллаһка шөкер, татар халкыннан чыккан дин әһелләре, галимнәр бик күп. Хәзерге буынның төп бурычы – тарихны, шәхесләрне күтәрү. Яшьләрне тәрбияләп, мең елга алга – ислам диненә үрнәк булырдай татар дин әһелләрен әзерләргә кирәк», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, ислам динен тотып, бүтән милләтләр, дин әһелләре белән бердәм дус булып яшәү - татарлар өчен иң зур горурлык. «Без һәрвакытта да Россия белән бердәм булып, алга бардык. Мәчетләрдә дога кылганда, халык белән очрашканда да «тиздән дөньяга тынычлык килсен иде», - дибез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100