news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Фәезханов укулары»нда «Россия Федерациясендә Ислам» энциклопедик сүзлеген тәкъдим итәләр

«Фәезханов укулары»нда «Россия Федерациясендә Ислам» энциклопедик сүзлеген тәкъдим итәләр
Абдул Фархан

Быел сентябрьдә үтәчәк «Фәезханов укулары» ХХ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә «Россия Федерациясендә Ислам» энциклопедик сүзлеге тәкъдим ителәчәк.

«Безнең бөек галимнәребез хөрмәтенә, аларның мирасын өйрәнү өчен ел саен үткәрелә торган беренче фәнни конференция «Фәезханов укулары» булды. Конференциядә - авторлар коллективының 20 елдан артык хезмәт нәтиҗәсен тәкъдим итәргә ниятлибез. Бу бик зур хезмәт, анда Россия мөселманнарына карата комплекслы һәм системалы караш бар», - диде «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда китаплар бастырып чыгару, мирасны өйрәнү генә түгел, Россия өммәтенең яңа буынын тәрбияләү күренеше дә бар.

«Диния нәзарәтебез, безнең Мәскәү ислам институты, Россия мөселманнарының фәнни уңышларын биредә - Ислам мәгърифәтенең меңьеллык башкаласы Мәрҗани мәчетендә тәкъдим итү бик мөһим, чөнки биредә минем дин юлындагы хезмәтем башланган иде», - диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100