news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Мәрҗани һәм Фәезханов – остаз белән укучы арасында рухи бәйләнеш мисалы

«Безгә бөек галимнәребез мирасына нигезләнгән үз фәнни мәктәбебез кирәк», - диде хәзрәт.

Равил Гайнетдин: Мәрҗани һәм Фәезханов – остаз белән укучы арасында рухи бәйләнеш мисалы
Зилә Мөбәрәкшина

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин сүзләренчә, дин белгечләре, галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани белән Хөсәен Фәезханов арасындагы мөнәсәбәтләр - остаз белән укучы арасындагы рухи бәйләнеш мисалы.

«Хөсәен хәзрәт Шиһабетдин хәзрәт белән очрашуын – үзенең тормыш юлында Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтлелеге булганын аңлаган. Мәрҗани Сембер губернасыннан килгән, акыллы фикер йөрткән сәләтле егетнең шәхес буларак формалашып җитүенә шаһит була. Иске татар бистәсендә яшь Хөсәен Фәезхановның таланты тагын да үсеш кичергән», - диде ул «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә.

Ул Казан университетының шәрык белгечләре Мирза (Александр) Казембек, Илья Березин Хөсәен Фәезхановны күреп алуларын әйтте. «Алар аның укытучылары була. Фәезхановның фәнни юлы - фәндә традицион һәм академик алымнарның берләшүенең ачык мисалы. XIX гасыр уртасында фәнни үсеше өчен җаваплы кешеләр дини һәм академик мәктәпләрнең хезмәттәшлеге, ике мәктәпнең дә традицияләрен үз эченә алган кадрларны тәрбияләү зарурлыгын аңлаган», - диде хәзрәт.

«Хөсәен Фәезханов ярдәме белән үзебезнең дин белгечләренең мирасы илнең югары уку йортларында һәм фәнни үзәкләрендә өйрәнелә, үзебезнең мөселман теология мәктәбе торгызыла. Бу процесс 20 ел элек башланды. Россия мөселманнары, Россия өммәте дин әһелләрен әзерләү белән генә канәгатьләнә алмады. Әмма безгә үзебезнең фәнни кадрлар, бөек галимнәребез мирасына нигезләнгән үз фәнни мәктәбебез кирәк», - диде Равил Гайнетдин.

Аның әйтүенчә, бүген Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, Абусуфьян Акаев, Исмәгыйль Гаспралы, Мөхлисә Буби кебек галимнәр, дин белгечләре, мәгърифәтчеләре, җәмәгать эшлеклеләренә багышланган зур конференцияләр оештырыла.

«Без, мөселманнар өчен, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) остаз булып тора. Белемне укытучыдан укучыга тапшыру традициясе изге мәгънәгә дә ия. Остаз белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләр гомер буена эмоциональ һәм рухи бәйләнеш буларак саклана. Остаз белемне тапшыра, тәрбияли, укучының әхлакый йөзен формалаштыруда көч куя, дөньяны фәнни яктан танып белү процессына җәлеп итә», - диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100