news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Россия мөселманнары фондларда яткан рухи мирасыбызны бәяли, укый алмый

Камил Сәмигуллин: Россия мөселманнары фондларда яткан рухи мирасыбызны бәяли, укый алмый
Михаил Захаров

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары фондларда тузан җыеп яткан рухи мирасны өйрәнү һәм тиешенчә бәяләү түгел, хәтта укый да алмый дип саный.

«Бүген Россия өммәте, дәүләттән сәяси һәм финанс ярдәме алып та, берничә дистә ел дәвам иткән атеизм чоры безнең рухи мирасны юкка чыгарды, дип һаман сукрана. Ул юкка чыгарылмады, ә бәлки фондларда онытылып, тузан җыеп кына ята. Гәрчә бу хезмәтләр бөтен дөньяга танытуга лаек булсалар да», - диде ул «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә.

Аның әйтүенчә, Россиядә ул вакыттагы социаль-сәяси шартлар бүгенге вәзгыятьтән күпкә кырысрак булса да, халкыбыз шушы вакыт эчендә бөек дин галимнәрен тәрбияли алган. «Хәтта моңарчы, Казан яулап алынганнан соң, күпгасырлык көчләп чукындыру сәясәте алып барылуга да карамастан», - диде ул.

«Татар дини-илаһиятындагы казанышлар, аеруча Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов һ.б. бөек татар дин галимнәре яшәп иҗат иткән XIX гасыр мирасы, татар өммәте тарихында гына түгел, Россия өммәте тарихында да иң саллы өлешне тәшкил итә. Ул безнең тарафтан тирән аңлауны, тиешенчә бәяләүне, һәрьяклап анализлауны таләп итә. Юкка гына бу чор татар халкы тарихында Яңа заман дип исемләнеп йөрми», - диде хәзрәт.

Ул XVIII гасыр ахырында Россия мөселманнары өчен динне тотуда чагыштырмача ирек бирелүен әйтте. «Дәүләт тарафыннан мөселманнарның мәдәни үсеше өчен бернинди чаралар күрелмәсә дә, XIX гасыр ахырына татарлар үз тырышлыклары белән, милләт ихтыяҗларыннан чыгып, көчле иҗтимагый институтлар булдыра: мәктәп, мәдрәсә, мәчет, фонд, китапханә, хәйрия оешмалары ача. Болар өчен дәүләттән бернинди ярдәм күрсәтелми», - диде.

«Россия мөселманнарының дини-рухи мирасын торгызу киң җәмгыять өчен дә зур гамәли әһәмияткә ия, чөнки ул хәзерге заман кешесенең әхлакый кыйммәтләр системасын һәм күзаллавын формалаштыруда иң мөһим рольләрнең берсен уйный алыр иде. Россия мөселманнарының традицияләре күпдинлелек шартларында тудырыла һәм ныгый», - дип саный Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Россия мөселманнарының мәгърифәтлелеге, милли һәм дини үзаңы, барлык диннәргә карата да сабырлыкның чишмә башы үзебезнең дини-илаһияттән килүен әйтте. «Татар халкының дини-рухи мирасы үз актуальлеген бүген дә югалтмаган һәм без, аны өйрәнербез, дип көтә. Бүгенге фәнни чара – шуңа таба бер адым», - диде ул чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100