news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Бер төбәктәге төрле татар оешмалары бердәмлекне күрсәтсен иде

«Алар милләткә хезмәт итә. Берсендә – ун, икенчесендә мең кеше. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтле», - диде Милли Шура рәисе.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бер төбәктәге төрле татар оешмаларына хөкүмәт һәм башка милләтләр алдында бердәмлек үрнәген күрсәтергә киңәш итте.

«Бөтендөнья татар конгрессы канаты астына төбәкләрдән 500гә якын оешма кергән. Кайбер төбәкләрдә берничә татар оешмасы бар. Яшерен-батырын түгел, ул төбәкләрдәге оешмалар арасында татулык җитеп бетми. Әгәр төбәктән андый төбәкләрдән бер генә оешманы үзегезгә алсагыз, бу аларны берләштерү эшендә ярдәм итмәсме?» – дип сорады «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, милләткә эшләгән вакытта бер өлкәдәге татар оешмалары арасында төрле сәбәпләр булырга мөмкин. «Ләкин җитәкчелек, халык алдына чыкканда, эш алып барганда, сез бердәмлекне күрсәтегез», - дип киңәш итәм.

«Мин өлкәләргә барганда, алар бер-берсе белән тату, бердәм эшлиме дип кызыксынам, мин аларның һәрберсен бертигез күрәм. Ошыймы, ошамыймы – һәр оешма вәкилләре белән очрашырга тырышам. Алар милләткә хезмәт итә. Берсендә – ун, икенчесендә мең кеше. Ләкин мин аларның һәрберсенә рәхмәтле. Монда һәр аңлашылмаучанлыкның үз ярасы, сынган канаты бар. Без аларның һәрберсе белән эшлибез», - диде ул.

Милли Шура рәисе милләткә хезмәт итүчеләрнең начары яки яхшысы булмавын әйтте. «Безнең өчен алар һәрберсе бертигез. Барысы да үз эшчәнлеген алып бара, һәрберсе үз миссиясен эшли. Аларны берләштерәбез дисәк, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмас. Һәрберсенең үз арбасы бар, мөнәсәбәтләре төрле», - дип аңлатты ул Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100