Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Вакцинация турында сертификаты булмаган кешеләргә чит илдән кайткач ПЦР тапшырырга кирәк
Чит илдән кайткан Россия гражданнарына, коронавируска каршы прививка ясатуы яки әлеге авыруны кичерүе турында сертификаты булмаган очракта, элеккечә үк ПЦР-тест тапшырырга кирәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Коронавируска каршы прививка ясатуы яки әлеге авыруны кичерүе турында сертификаты булмаган Россия гражданнары өчен чит илдән кайтканнан соң аэропортлардагы махсус пунктлар аша ПЦР-тест узу буенча таләпләр үзгәрешсез кала», - дип искәрттеләр ведомствода.
Шул рәвешле, элеккеге кебек үк, вакцинация узмаган россиялеләргә өйгә әйләнеп кайтканнан соң анкета тутырырга һәм өч көн эчендә ПЦР-тест тапшырырга кирәк.
Әгәр чит илдән кайткан гражданинның вакцинация узуы яки коронавирус инфекциясен кичерүе турында сертификаты бар икән, бу очракта ПЦР-тест тапшырырга кирәкми, әмма анкета тутыру зарур.
Шуның белән бергә, илгә коры җир буйлап кайткан Россия һәм Европа икътисади берлеге әгъза илләре гражданнарына анкета тутырырга һәм тест тапшырырга кирәкми. Россиягә кайтканнан соң ПЦР-тест тапшыручыларга нәтиҗәләрне алганчы карантинга китү дә таләп ителми, дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.
«Татар-информ» агентлыгы Россиядә чик аша үткәндә коронавируска бәйле чикләүләрнең гамәлдән чыгарылуы турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз