news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чик аша үткәндә коронавируска бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Бүгенге көннән Россиядә коры җирдән ил чиге аша үткәндә коронавируска бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карарын кичә Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган. Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән документ бүген үз көченә керде.

Мондый чикләүләр 2020 елның мартында коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot