news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган уку елында татар телендә белем бирү күрсәткече республикада 24 процент булган

Узган 2021-2022 уку елында республикада татар телендә белем бирү күрсәткече 24 процент, ә татар телендә белем һәм тәрбия, гомуми алганда, 50 процентны тәшкил итә.

Бу хакта "Адымнар" күптелле белем бирү комплексында "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова докладыннан билгеле булды.

Актаныш, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч районнары татар телендә укыту буенча алдынгылар исәбендә. Саба белән Азнакайда туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 100 процент дип куелса да, татар телендә укыту күрсәткече шактый түбән. Сабада нибары 34 процент, Азнакайда 32,5 процент тәшкил итә. Югары Осланда, гомумән, татар телендә белем һәм тәрбия эше оештырылмаган. Яр Чаллыда татар телендә белем бирү күрсәткече 8 процентка якын, Казанда ул 19 процентка тәңгәл. 

Мәгариф һәм фән министры урынбасары хәзерге вакытта 1нче сыйныфларны туплау төгәлләнеп барганын искәртте. "Туган телдә белем һәм тәрбия сыйныфлары ачу мөмкинлеге турында игълан ясау, эшнең ничек башланып китәчәгенә тулысынча анализ ясавыгызны сорыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте Минзәлия Закирова мәктәп җитәкчеләренә. 

Ул, шулай ук, 1 сентябрьдән татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак укыту кертелгәнен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100