news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлия Закирова татар телле мәктәпләр эшендә алдынгы һәм артта калган районнарны атады

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова татар телле мәктәпләр эшендә алдынгы һәм артта калган районнарны атады.

Бу хакта ул "Адымнар" күптелле белем бирү комплексында "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында сөйләде.

"2021-2022 уку елында 629 татар мәктәбе эшләде, шуларның 118е - филиал. Уку йортларында 80 меңгә якын бала укый. Әйдәп баручылардан Азнакай, Актаныш, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Теләче районнары. Шул ук вакытта, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Чаллы шәһәрләрендә бу юнәлештә активлашу сорала", - ди Минзәлия Закирова. 

Аның сүзләренчә, Нурлат, Питрәч районнарында туган телдә тәрбия һәм белем бирүгә игътибар көннән-көн кими. "Лениногорск, Менделеевск, Югары Ослан районнары чын мәгънәсендә борчу тудыра", - дип белдерде.

"Соңгы вакытта рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телендә тәрбия сыйныфлары ачу тенденциягә әверелде, тик бу саламга ябышуга тиң, үзебезне дә, ата-аналарны да алдау, милләтнең тамырына кайнар су кою түгелме?! Бу мәсьәләгә битараф булмасак иде", - дип мөрәҗәгать итте Минзәлия Закирова.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100