Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган төндә Россиядә 453 дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән
Узган төндә Россия төбәкләре территориясендә 453 дошман дроны юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында, 18 августта Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 19 августта Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Курск, Воронеж, Калуга, Владимир, Түбән Новгород, Вологда, Орлов, Тула, Липецк, Рязань, Ярославль, Волгоград, Ростов, Саратов, Самара, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Кара диңгез акваториясе территорияләрендә очкыч тибындагы 453 Украина пилотсыз очу аппараты юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы торак йортка дошман БПЛАсы эләгүе турында хәбәр иткән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз