Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дошман БПЛАсы Уфадагы торак йортка эләккән
Дошман пилотсыз очкычы Уфаның Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, бер кеше зыян күргән, өске катлардагы пыялалар ватылган. Тагын бер пилотсыз очкыч сәнәгать зонасына төшкән.
«Уфаның сәнәгать предприятиеләренә чираттагы террорчылык һөҗүмен кире кактык. Барлыгы алты пилотсыз очу аппараты булды, шуларның дүртесе бәреп төшерелде. Берсе сәнәгать зонасында төшкән, бераз янгын чыккан, хәзер без аны сүндерәбез. Тагын бер БПЛА Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән. Өске катлардагы пыялалар ватылган, шулай ук калдыклары һәм кыйпылчыклары парковкаланган машиналарга эләккән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән. Аны хастаханәгә салалар һәм хәзер барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип язган Хәбиров МАКСтагы каналында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз