news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары оештырылган

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, дәресләргә республика буенча барлыгы меңнән артык кеше йөри.

Узган елда Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары оештырылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2020 елда Татарстанның 100 мәчетендә татар теле буенча курслар оештырылган.

«Узган елда 100 мәчеттә татар теле курслары оештырылды. Бүгенге көндә аларда 1 мең 225 шәкерт укый», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итү чарасында.

Аның сүзләренчә, татар телен өйрәнү дәресләренә башка милләт вәкилләре дә языла.

«Былтыр Яшел Үзән районында курсларга ике рус апасы язылды. „Безнең күршеләребез татар, аларга хөрмәт йөзеннән безнең дә татарча өйрәнәсебез килә“, — диделәр. Өйрәнделәр, Аллага шөкер», — дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсе тәкъдим ителүе турында язган иде.



Галерея: Беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100