news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим иттеләр

Онлайн-мәдрәсә проектын Татарстан Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашырды.

Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим иттеләр
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә тәкъдим иттеләр.

«Туган тел елын йомгаклап һәм республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын каршылап, Татарстан мөфтияте һәм „Хозур“ нәшрият йорты татар телендә беренче онлайн мәдрәсә булдырды. Биредә уку-укыту тулысынча татар телендә булачак», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Аның сүзләренчә, дәресләрне видео, аудио һәм текст форматында үзеңә уңайлы урында, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында интернетка тоташкан теләсә кайсы җайланмадан үзләштерергә мөмкин. 

Онлайн-мәдрәсәдә барлыгы 7 юнәлеш буенча укытачаклар. Лекцияләрнең эчтәлеге нәзарәт методистлары тарафыннан төзелгән. 

Остазлар итеп республиканың югары дини уку йортларында белем алган һәм Диния нәзарәтенең дини эшчәнлек алып барырга хокук бирүче Шәһадәтнамәсенә ия булган имамнар билгеләнгән.

Укырга теләүчеләргә medrese.tatar сайтына керергә, яисә Play Market һәм App Store’дан «Татар мәдрәсәсе» дип аталган мобиль кушымта күчереп алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100