Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган ел «Медиа Сабантуй»да батыр калган Фәрит Салихов: Быел да көрәшмәсәм кәеф төшәр иде
Узган ел журналистлар өчен «Медиа Сабантуй»да батыр калган «Шәһри Казан» редакциясе журналисты Фәрит Салихов быелгы Сабантуйда көрәштә катнашып, җиңелде.
«Батыр калырмын дигән өмет юк иде, көрәшергә дә теләгем юк иде. Көрәшәсе булмаган, чөнки аягым авырта - операцияләр көтелә иде. Җиңгән килеш көрәштән китәсе булган дип, үз-үземне тәнкыйтьләдем әле. Яшь тә бара, авырлык та бар. Авырткан аякка төштем, ахыргача көрәшергә тырышып карадым. Җиңелгән саен кәеф төшә. Көрәшергә чыкмасам да кәеф төшәр иде. Яшьләр көрәшергә тиеш дип уйлыйм», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның көндәше «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Илфак Хафизов иде.
«Журналистлар өчен Сабан туе бик күңелле булды. Йөгердек тә, гер дә күтәрдек, көрәштек тә. Узган ел көрәш буенча абсолют батыр калган Фәрит абый Салихов белән көрәшергә туры килде. Аның белән күрешәсе, кулын кыскасы килгән иде. Көндәш булганы өчен рәхмәт аңа. Әйбәт итеп көрәштек. Иң мөһиме - бәйгеләрдә беркем дә имгәнмәсен иде», - диде көрәштә икенче урынны яулаган Илфак Хафизов.
- Журналистлар Сабан туенда абсолют батыр булып "Мамадыш-информ"нан Илдар Хәсәнов калды. Батырга тәкә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз