news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә «Медиа Сабантуй»ның абсолют батыры билгеле

Илдар Хәсәнов көрәш кагыйдәләрен кичә генә өйрәнүен, ютубтан да каравын, хезмәттәшләре дә аңлатуын әйтте.

Питрәчтә «Медиа Сабантуй»ның абсолют батыры билгеле
Рәмис Латыйпов

Быел Питрәч районында уза торган «Медиа Сабантуй»ның абсолют батыры «Мамадыш-информ»да видеооператор булып эшләүче 30 яшьлек Илдар Хәсәнов булды.

Ул «Тәртип» радиосыннан Илфак Хафизовны чистага салып, өстен чыкты. Сүз уңаеннан, Илфак Хафизов 2020 елда театраль Сабан туенда 80 кг га кадәр авырлык категориясендә батыр калган иде.

Илдар Хәсәнов «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка әле быел февраль аенда гына Саратов өлкәсеннән Мамадышка күченеп кайтып, 1 марттан видеооператор булып эшкә урнашканын әйтте. «Медиа Сабантуй» турында белдем дә, үз көчемне сынап карарга булдым», - ди ул.

Илдар Хәсәнов сүзләренчә, аның көрәшү тәҗрибәсе, гомумән, юк. «Көрәш турында Татарстанда гына ишеттем, съемкаларга баргач, билбаулы көрәшне беренче тапкыр күрдем. Көрәш белән беркайчан шөгыльләнгәнем булмады. Бүген, күрәсең, уңыш елмайгандыр инде миңа. Келәмгә чыгар алдыннан бик дулкынландым, җиңелчә калтыратты», - ди баш батыр.

Илдар Хәсәнов көрәш кагыйдәләрен кичә генә өйрәнгән, ютубтан да караганы, хезмәттәшләре дә аңлатканы турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100