news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган дүрт авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 300 млн сумга якын продукция сатылган

Ярминкәләргә республиканың 32 районы җәлеп ителде, - диде Марат Әхмәтов.

Узган дүрт авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 300 млн сумга якын продукция сатылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 15 сентябрьдән Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бүгенге көнгә республикада дүрт ярминкә узды. Аларда барлыгы 270 млн сумлык продукция сатылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Ярминкәләр Казанның 10 төп ярминкә мәйданы һәм 5 чатырында, Чаллының 3 мәйданчыгында һәм Осиново, Яңа Тура технополисында уза. Сәүдә эшләренә республиканың 32 районы җәлеп ителде. Шулай ук һәр төп мәйданга эре предприятиеләр беркетелде”, - диде министр.

  • Быел узган 4 ярминкә нәтиҗәләре буенча, барлыгы 270 млн сумлык продукция сатылган. Шул исәптән 430 тонна ит, 114 литр сөт, 2,5 млн данә йомырка, 207 тонна он, 4000 тонна яшелчә, 217 тонна бәрәңге тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100