news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәк галиме Абдулла Расулов: Үзбәк телле басмага татар белгечләре нигез салган

«XX гасыр башында чыккан газеталар татар, төрек һәм гарәп сүзләре катнашмасын тәшкил иткән үзбәк теленә җайлашкан телдә нәшер ителгән», - диде ул.

Үзбәк галиме Абдулла Расулов: Үзбәк телле басмага татар белгечләре нигез салган
Зилә Мөбәрәкшина

Тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Абдулла Расулов төрки телле китап тарихына багышланган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе конференциясендә Төркестанда үзбәк телле басмалар турында сөйләде.

«1870 елдан Төркестан генерал-губернаторы Константин фон Кауфман боерыгы белән «Төркестан хәбәрләре» газетасына кушымта итеп «Туркистон вилоятининг газети» бастырыла башлый. Бу газета өчен Кауфман Петербургтан гарәп шрифтын алып килүләрен сорый. 6–7 айдан соң Ташкентка дөяләрдә (бу вакытта тимер юллар салынмаган була әле) шрифтлар белән хәреф җыючы татар белгечләре – Шаһингәрәй Биккулов, Габделлатыйф Яушев, Гали Биктимеров килә һәм беренче үзбәк телле басмага нигез салына», - диде ул.

Аның әйтүенчә, Төркестан генерал-губернаторы тәрҗемәчесе Шаһингәрәй Ибраһимов һәм генерал-губернатор канцеляриясе тәрҗемәчесе Мөхәммәд Чанышев зур энтузиазм белән «Туркистон вилоятининг газети» газетасын оештыруда үз өлешен кертә. «1872 елдан Шаһингәрәй Ибраһимов газетаның мөхәррире була. 1883 елны Чанышев аңың редакциясе белән җитәкчелек итә. Газета 1883 ел ахырыннан 1917 елга кадәр басыла. Абдулла Яушев һәм Мөхәммәд Курмишев канцеляриядә Төркестан генерал-губернаторы һәм Төркестан өлкә газетасы редакциясендә машинист булып эшләгәннәр», - диде галим.

«1906 елда татар кешесе Исмаил Абидов Ташкентта «Тәраккый» газетасына нигез сала. Бу газета 1906 елның 27 июненнән 1906 елның 20 августына кадәр атнасына ике тапкыр чыга. Мәгариф һәм азатлык идеяләрен пропагандалаучы «Тәраккый» газетасы җирле язучылар тарафыннан тәнкыйтьләнә. Газета редакциясе җирле идарә тарафыннан эзәрлекләнә. «Тәраккый» газетасы 72 көн генә яшәсә дә, Төркестанда милли матбугатны торгызуда мөһим роль уйный», - диде Абдулла Расулов.

Галим XX гасыр башында чыккан газеталар татар, төрек һәм гарәп сүзләре катнашмасын тәшкил иткән үзбәк теленә җайлашкан телдә нәшер ителгәнен әйтте.

Абдулла Расулов фикеренчә, Төркестанда татар мәгърифәтчеләре тарафыннан гамәлгә куелган матбугат битләре илнең иҗтимагый-сәяси, икътисади, хәрби, мәдәни һәм мәгариф тормышын алдынгы итә.

«1917 елгы февраль революциясеннән соң Төркестан җәдитчеләренең татар мәгърифәтчеләре белән басмачылык өлкәсендәге хезмәттәшлеге яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Әхмәд-Зәки Вәлиди, Пулат Солиев, Кәбир Бәкер, Мөхтәр Бәкер һ.б. Төркестандагы иҗтимагый-сәяси процессларда актив катнаша», - диде галим Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырган конференциядә.

Югарыда атап үтелгән шәхесләр түбәндәге газеталарны чыгара:

  1. «Улуг Туркистон» газетасы 1918 елның 25 апреленнән 1917 елның 30 ноябренә кадәр Ташкентта татар телендә Кәбир Бәкер һәм Садыйк Абдусаттаров редакциясендә чыга. Газета Татар Төркестанының үзәк советы һәм Ташкент татарлары берлеге җәмгыяте басмасы булып санала.
  2. «Эл байроги» газетасы 1918 елның 8 сентябреннән 1917 ел башына кадәр Кокандта үзбәк телендә Пулат Солиев һәм Ашурали Заһири редакциясендә Төркестан автономиясе хөкүмәте басмасы буларак чыга.
  3. «Фарғона саҳифаси» газетасы күренекле татар нәшире Хөсәен Макаев тарафыннан үзбәк телендә 1917 елның 15 мартыннан чыгарыла башлый. Барысы 19 саны дөнья күрә.
  4. «Кенгаш» газетасы 1917 елның 25 июненнән октябренә кадәр Ташкентта Әхмәд-Зәки Вәлиди һәм Мөнәвәр Кари редакциясендә мөселманнарның Төркестан Үзәк советы басмасы буларак басыла.
  5. «Шурои Ислам» газетасы 1917 елның 16 маеннан 1917 елның июненә кадәр Ташкентта үзбәк телендә Али Биктимеров редакциясендә «Шурои Исламия» оешмасы басмасы буларак чыгарыла.
  6. «Чаён» журналы 1917 елның июненнән 1918 елның августына кадәр Ташкентта татар телендә Хәлиф Тулаков һәм Ибраһим Таһири редакциясендә Төркестанның милли эшчеләр секциясе басмасы буларак нәшер ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100