news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр академиясендә төрки телле китаплар тарихы турында сөйләштеләр

«Академик Әбрар Кәримуллин исәпләп чыгарганча, 1801 елдан 1917 елга кадәр татар телендә гарәп графикасы нигезендә гомуми тираж белән 50 миллион китап басылган», - диде Ким Миңнуллин.

Фәннәр академиясендә төрки телле китаплар тарихы турында сөйләштеләр

7-9 декабрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә төрки телле китап тарихына багышланган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе уздырыла. Чараның төп оештыручысы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Ким Миңнуллин сәламләү сүзендә Казан үзәгендә урнашкан күп кенә нәшриятлар, типографияләрнең басма продукция белән Идел буе төбәкләрен, Себер, Урта Азия, Төркестанны тәэмин итүенә басым ясады.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Академик Әбрар Кәримуллин исәпләп чыгарганча, 1801 елдан 1917 елга кадәр татар телендә гарәп графикасы нигезендә гомуми тираж белән 50 миллион китап басылган. Китап бастыру эше гадәти күренешкә әйләнгәнче йөз ел вакыт узган», - диде ул.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, профессор Дания Заһидуллина беренче татар басма китабы чыгуының 300 еллыгы билгеләп үтелүен әйтте. «Петр I Манифесты Әстерханда 1722 елда басылып чыга. Моннан тыш, татар китабының тарихын академик яктан өйрәнү безнең институт эшчәнлеге белән бәйле. 1920, 1940, 1970 елларда актив экспедиция эшчәнлеге архив фондларын кулъязма материаллар, сирәк басмалар, Татарстан районнарында һәм республикадан читтә яшәүче төбәкләрдә җыелган әдәби ядкәрләр исемлекләре белән тулыландыра», - диде ул.

Фото: © Владимир Васильев

«1950 еллар ахырында халыкка әдәби мирасның билгеле бер өлешен кайтару мөмкинлеге барлыкка килде. «Борынгы татар әдәбияты» дигән китап-хрестоматия (1963 ел), Казан ханлыгы шагыйре Мөхәммәдьяр җыентыклары, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. әсәрләре әзерләнә һәм нәшер ителә.

Дания Заһидуллина 1980 елларда татар классикларының күптомлыкларын әзерләү буенча актив эш алып барылуын искәртте. «Башлангыч чор әдәбияты да игътибарсыз калмый. Иң зур казаныш - 1983 елда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының басылып чыгуы. Тыелган язучы-галимнәр арасында Галимҗан Ибраһимов әсәрләре дә басыла. Горурланып әйтә алабыз: хәзерге вакытта Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы чыкты», - ди ул.

«Габдулла Тукайның 130 еллыгына 6 томлык академик басма, Тукай энциклопедиясе һәм берничә кызыклы басма әзерләнде. Басмаларда фундаменталь тикшеренү нәтиҗәләре дә бар. Фәнни хезмәткәрләр тырышлыгы белән Гаяз Исхакыйның 15 томлык академик басмасын чыгару аерым вакыйга булды», - дип билгеләп үтте ул чыгышында.

  • Фәнни мәктәпне оештыруның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, талантлы яшьләрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләрдә катнашуга җәлеп итү, яшь галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның үзара аралашуын арттыру.
  • Фәнни мәктәп программасында чыганакларны өйрәнү фәне, сәнгать белеме, археография өлкәсендәге Россия һәм якын чит илләрдән әйдәп баручы галимнәрнең чыгышлары каралган. Чарада Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре катнашты.
  • Чыгыш ясаучылар арасында – тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Абдулла Расулов, филология фәннәре докторы, Азәрбайҗан фәннәр академиясенең Мөхәммәд Физули исемендәге Кулъязмалар институтының бүлек мөдире Акрам Багиров, филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам кулъязмалары үзәге мөдире Татьяна Аникеева,
  • Сәнгать белеме кандидаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире Марс Әхмәдуллин, тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты фәнни хезмәткәре Алексей Вовин, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һ.б. бар иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100