news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе: Муниципаль депутатларны өстәмә сайлауда кагыйдә бозу теркәлмәде

Үзәк сайлау комиссиясе: Муниципаль депутатларны өстәмә сайлауда кагыйдә бозу теркәлмәде
Фото: https://t.me/cik_rt

Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатькә Татарстанда бөтен сайлау участоклары ябылды һәм республикада муниципаль депутатларны өстәмә сайлау тәмамланды. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Көн дәвамында 10 декабрьдә Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтәсенә Татарстанда яшәүчеләрдән 67 мөрәҗәгать килде. Алар барысы да мәгълүмат-белешмә характерында иде, дәгъвалар булмады. Сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый торган кагыйдә бозулар теркәлмәде. Сайлау участоклары ябылгач, комиссия әгъзалары тавышларны хисаплауга кереште», диелә хәбәрдә.

Шәһәр һәм авыл советларына депутатларны өстәмә сайлау республиканың 15 муниципаль районында булды. Сайлау барышын бәйсез күзәтүне 200ләп кеше тәэмин итте. Бу – сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, депутатлыкка кандидатлар, Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре.

Шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау участокларында эшләү өчен 18 төбәк матбугат чараларыннан 50дән артык журналист аккредитацияләнгән иде, диелә хәбәрдә.

  • Бүген 18.00 сәгатькә Татарстанда шәһәр һәм авыл советларына депутатларны өстәмә сайлауга килүчеләр саны 59,9 процент булды, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100