news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлауга килүчеләр якынча 60 процент булды

Бүген 18.00 сәгатькә Татарстанда шәһәр һәм авыл советларына депутатларны өстәмә сайлауга килүчеләр саны 59,9 процент булды. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр ителә.

«18 сәгатькә мәгълүматлар буенча, Татарстанда муниципаль депутатлар сайлауга килүче сайлаучылар 59,94 булды», – диелә хәбәрдә.

Искәртеп узабыз, 29 мандатка 116 кандидат – сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүчеләр – дәгьва кыла. Тавыш бирү вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтә телефоны эшли: 8 (843) 292-84-33. Аның буенча белешмә мәгълүмат алырга, шулай ук тавыш бирү участокларында ихтимал закон бозулар хакында хәбәр итәргә мөмкин.

  • Бүген 12.00 сәгатьтә Татарстанда шәһәр һәм авыл советлары депутатларын өстәмә сайлауга килүчеләр саны 48,74 процент тәшкил итте, дип язган идек.
news_right_1
news_right_2
news_bot