news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлауга килүчеләр 48 проценттан артты

Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлауга килүчеләр 48 проценттан артты
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген 12.00 сәгатьтә Татарстанда шәһәр һәм авыл советлары депутатларын өстәмә сайлауга килүчеләр саны 48,74 процент тәшкил итте, дип белдерделәр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.

Искәртеп узабыз, иртәнге җидедә республиканың 15 муниципаль берәмлегендә тавыш бирү участоклары ачылды. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Искәртеп узабыз, 29 мандатка 116 кандидат – сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүчеләр – дәгьва кыла.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев элегрәк белдергәнчә, тавыш бирү вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтә телефоны эшләячәк: 8 (843) 292-84-33. Аның буенча белешмә мәгълүмат алырга, шулай ук тавыш бирү участокларында ихтимал закон бозулар хакында хәбәр итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot