news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Урмай-зәлидә» фестивале июнь аена күчерелә

Оештыручылар сүзләренчә, фестиваль бәйгенең гала-концертын Сабантуй белән берләштерер өчен күчерелгән.

«Урмай-зәлидә» фестивале июнь аена күчерелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быелгы «Урмай-зәлидә» төрки дөнья милли сәнгать фестивале 4-5 июньгә күчерелә. Башта ул 27-29 май көннәрендә узарга тиеш иде.

«Район администрациясе „Урмай-Зәлидә“ белән Сабантуйны берләштерергә дигән карар кылды. 4 июнь көнне бәйге үзе була, 5 июньдә Сабантуйда конкурсның гала-концерты булачак», — диде Чувашиянең «Трактор төзүчеләр мәдәният сарае» республика халык иҗаты үзәге директоры Наталья Фошина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Быел «Урмай-зәлидә» тугызынчы тапкыр үтә. Фестивальнең читтән торып катнашу этабы 1 апрель — 15 майда узды. Бәйге «Традицион аутентик фольклор ансамбльләр», «Төрки халыкларның уен коралларында уйнау», «Халык җырларын башкару», балалар ясаган рәсемнәр һәм башка номинацияләрдә уза.

«Фестивальне җиде тапкыр Фәрит Гыйбатдинов үткәрде. Хәзер без аның эшен дәвам итәбез. Конкурста Башкортстан, Чувашия, Ханты-Манси автономияле округы, Пермь, Ставрополь крайларыннан, Татарстаннан күпләп катнашалар. Мәскәүдән дә гаризалар бар», — дип сөйләде Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин.

Узган ел «Урмай-зәлидә» конкурсы дистанцион рәвештә 1 февральдә башланып, 30 майга кадәр дәвам итте. Конкурста Россиянең 24 регионыннан 80 иҗади коллектив, 150 аерым башкаручы катнашкан иде

news_right_1
news_right_2
news_bot