news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдинов эшен дәвам итеп «Урмай зәлидә» фестиваленең гала-концерты үтте

Быел "Урмай зәлидә" конкурсы дистанцион рәвештә 1 февральдә башланып 30 майга кадәр дәвам итте.

Фәрит Гыйбатдинов эшен дәвам итеп «Урмай зәлидә» фестиваленең гала-концерты үтте
Чувашия татарлары милли-мәдәни үзәге

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Урмай зәлидә» төрки дөнья милли сәнгать фестивале концерты беренче мәртәбә Чувашия татарларының милли лидеры Фәрит Гыйбатдиновтан башка үтте. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни үзәге рәисе Хайдәр Сафиуллин хәбәр итә.

«Урмай зәлидә - 2020» сәнгать фестиваленең Гала-концерты Урмай мәдәният йортында үткәрелгән. Ел саен үтә торган татар мәдәнияте, музыка, шигърият, бию бәйрәме​ быел ТАССР һәм ЧАССР оешуның 100 еллыгына, шулай ук “Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе" оешмасына нигез салучы Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышланган.

“Фестивальнең инициаторы һәм аны оештыручы Фәрит Гыйбатдинов үзенең​ музыкаль-мәдәни идеясен кыю рәвештә үстерде, Россия төбәкләреннән яңа иҗади коллективларны эзләде; ачык аутентик һәм фольклор ансамбльләрне чакырды. Алга таба да аның эшен дәвам иттерү безнең изге бурыч”, - ди оештыручылар.

Гала-концертның тантаналы өлешендә котлау сүзләре белән Комсомол районы администрациясенең мәдәният һәм архив эшләре секторы мөдире Екатерина Конторская, Чувашия татарлары милли-мәдәни үзәге рәисе Хайдәр Сафиуллин чыгыш ясаган.​ Чувашия Республикасы Мәдәният, милләт эшләре һәм архив эше министры вазифаларын башкаручы Светлана Каликова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров видео котлау, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйлметдинов котлау юллаган.​

  • Быел "Урмай зәлидә" конкурсы дистанцион рәвештә 1 февральдә башланып 30 майга кадәр дәвам итте. Конкурста Россиянең 24 регионыннан 80 иҗади коллектив, 150 аерым башкаручы катнашкан. Болар - Башкортстан, Кабардино-Балкария, Марий Эл, Төньяк Осетия, Татарстан, Чувашия, Якутия, Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләре, Курган шәһәре.
  • Бәйрәмне оештыручылар - Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Чувашия Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия Федерациясе татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100