Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Урманнарда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
Быел җәен Татарстанда урманнарга керүне өч тапкыр (соңгысы – 31 июльгә кадәр) чикләделәр.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булуы турында шторм кисәтүе игълан итте.
«2021 елның 2-5 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булуы көтелә», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елның җәендә Татарстанда урманга керүне өч тапкыр (соңгысы — 31 июльгә кадәр) чикләделәр.
Шунысын да искәртик: Төркиядә инде берничә көн урман янгыннары котыра, РФ Президенты Владимир Путин аларны сүндерүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз