news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Бодрум шәһәрендә өч кунакханәдән туристларны эвакуацияләгәннәр

Туристларны курортның үзәк өлешендәге биналарга урнаштырганнар.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Урман янгыннары аркасында Төркиянең Бодрум шәһәрендә биш йолдызлы өч кунакханәдә яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта РИА Новости DHA агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Шәһәр мэры Әхмәт Арас РИА Новости агентлыгына белдергәнчә, туристларны курортның үзәк өлешендәге объектларга урнаштырганнар. Кунакханәдәге туристлардан тыш кайбер йортларда яшәүчеләрне дә эвакуацияләгәннәр. Биналарга ут кабу куркынычы янамый.

DHA агентлыгы мәгълүматлары буенча, янгын Ичмелер кварталында башланган, җил аркасында ут зур тизлектә торак зонага якыная башлаган.

«Без хәзер Кумбахче — Ичмелер кварталлары районындагы янгында. Мумджулар районында икенче янгын башланды», — дип искәртте Арас.

Мэрия янгынны сүндерү эшләренә (алар һавадан да, җирдән дә алып барыла) зур ярдәм күрсәтә.

Россиянең Антальядагы генераль консуллыгында билгеләп үтүләренчә, Россиядән килгән йөзгә якын туристны вакытлыча башка кунакханәгә урнаштырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100