Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Урал арты татарлары» оешмасы вәкиле: Эчкен татарларына ярдәм итүне бөтен өлкә халкы күрә
«Урал арты татарлары» Курган өлкәсе төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Алена Ковригина янгында каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылына татарларның ярдәменә күрше авылларда яшәүчеләрнең дә игътибар итүе турында сөйләде. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында онлайн катнашты.
«Бездә булган фаҗиганең беренче минутларыннан Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итә башлады. Аларның мөрәҗәгате Россиядә яшәүче татарлар арасында резонанс тудырды. Бик матур урында урнашкан, матур авыл калмады диярлек. Бик күп ярдәм күрсәтелде. Рәхмәт әйтеп бетереп булмый. Күрше авыл да янган. Ул авыл халкы Йолдызга җыелышка килде. Алар килгән ярдәмне күрде. «Сез – татарлар бер-берегезгә ярдәм итәсез, безгә дә ярдәм итегез», – диючеләр дә булды. Бөтен өлкә татар халкының ярдәм итүен күрә», – дип сөйләде ул.
Иҗтимагый оешма тарафыннан да ярдәм җыелган. Эчкен авылы халкы ниләр кирәк булуы турында аларга хәбәр итеп тора. «450 мең сумнан артык акча җыелды. без кирәк-яракларны сатып алдык. Булдыра алганча, ярдәм итәргә тырышабыз, тәүлек әйләнәсе эшлибез», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз