news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз (Эчкен) авылы имамы Әхмәдулла Хәбибуллин: Барыбызда бер ният – авылны торгызу

Йолдыз (Эчкен) авылы имамы Әхмәдулла Хәбибуллин: Барыбызда бер ният – авылны торгызу
Рамил Гали

Курган өлкәсендә янгыннан каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылы имамы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин бөтен кешедә авылны торгызу нияте булуын әйтте. 

«Барыбызның да бер ният – борынгы Йолдыз авылын яңадан торгызу. Безнең тарих тирән. 2012 елда Фәүзия апа Бәйрәмова белән авыл тарихын эшләдек, миндә 20 китап калган иде. Барысы да янды. Шуңа күрә икенче ният - тарих китабын яңадан язарга. Өстәмә мәгълүмат күп, иншаллаһ, бергә эшләрбез», – дип сөйләде ул янгында каза күрүчеләргә ярдәм оештыру турындагы матбугат очрашуында. Имам очрашуга видеоэлемтә аша кушылды. 

Ул өлкә губернаторы белән очрашулар булып торуын әйтте. «Безнең турыда уйлый торган кешеләр - татарлар, Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы бар. Бергәләшеп бөтен өйләрне торгызырбыз», – диде ул һәм ярдәм күрсәткән бөтен кешегә рәхмәт сүзләрен әйтте.

  • 12 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгыннан каза күргән Эчкен авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Халыктан җыелган ярдәмне бер йөк автомобиле белән илттеләр. тулы репортажны «Интертат» сайтында укып була. 

Фермерның орлык склады, техникасы янган. Ул башка фермерларның ярдәм итүен әйтте. Чәчү эшенә соңрак керешергә уйлый. Имам Татарстанга Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенына килергә җыена. 

«Татарстан хөкүмәте, эшмәкәрләр белән очрашасы, сөйләшәсе килә. Бәлки, кызыксынучылар булыр. Йолдыз авылында зур теплица хуҗалыгы яки кошчылык фабрикасы ясап булыр иде, халыкка эш булыр иде», – ди фермер. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100