news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның “Татар кызы-2019”: Гаиләмне үз милләтем вәкиле белән корырга телим

Айгөл Измайлова бәйгедә татар милләтен күбрәк белү максатыннан катнашкан.

Ульяновскиның “Татар кызы-2019”: Гаиләмне үз милләтем вәкиле белән корырга телим
Юрий Топчиян

(Казан, 19 апрель, “Татар информ”, Зәринә Хуҗина). Ульяновскидагы “Татар кызы-2019” титулына ия булган Айгөл Измайловага бәйге милләткә мөнәсәбәтен һәм булачак гаиләсе нинди булырга тиешлеген аңларга ярдәм иткән. Бу хакта кыз “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Гаиләмне үз милләтем вәкиле белән корыр идем, чөнки киләчәк буынга татар традицияләрен һәм кыйммәтләрен тапшыру бик мөһим”, - диде ул.

Айгөл Измайловага 19 яшь, ул Ульяновск педагогик университетының чит телләр факультетында укый, шәхси мәктәптә инглиз теле укыта. 12 ел музыка белән шөгыльләнә һәм вокал бәйгеләрендә катнаша.

“Конкурсны интернеттан күрдем, анда катнашсам, татар милләтен тагын да яхшырак белермен дип уйладым. Кыенлыклар тумады, гаиләм һәм дуслар ярдәм кулын суздылар”, - дип сөйли Айгөл Измайлова.

Ул гаиләдә татарча һәм русча аралашуын, татар телен “уртача” белүен әйтте.

“Без гаиләбездә барлык татар гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәргә тырышабыз. Ифтар, Ураза, корбан бәйрәмнәрен уздырабыз, сәдакалар бирәбез, сабан туйларга йөрибез”, - ди кыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100