news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Ленин Мемориалында Татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм иттеләр

Өлкә губернаторы киңәшчесе Александр Букинга Иске Кулаткыда Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен татар түбәтәе бүләк иткәннәр.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте ай саен өлкәнең районнарында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздыра. Ана теле һәм милли традицияләргә багышланган көнне бу юлы Ульяновск шәһәрендә үткәрделәр, дип яза “Ульяновская правда” сайты.

Өлкәнең “Өмет” татар газетасыннан Рузия Хәлимова хәбәр иткәнчә, Татар теле һәм мәдәнияте көне Ленин Мемориалында оештырылган. Бәйрәм Ульяновск өлкәсенең танылган якташлар галереясенә чәчәкләр куюдан башланып киткән. Биредә шагыйрь һәм дин әһеле Габделҗаббар Кандалый, СССР ның халык артисты Габдулла Шамуков портретлары урын алган. Мемориал үзәктә татар мәдәниятенә багышланган зур күргәзмә дә оештырылган, анда шәһәрнең мәктәп һәм бакча яшендәге балалары иҗаты тәкъдим ителгән.

Бәйрәм кунакларын татар мохтарияте рәисе Рәмис Сафин, Ульяновск шәһәре башлыгы Сергей Панчин сәламләп, өлкәнең милли-мәдәни тормышында актив катнашучыларгә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырган.

Концерт программасында Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар чыгыш ясаган.

Рәмис Сафин Ульяновск өлкәсе губернаторы киңәшчесе Александр Букинга быел Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырган һәм татар түбәтәе бүләк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100