news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида янган татар утарын сүтәләр

Йортны сүтү һәм урынын җыештыру өчен халык өмәгә җыелды.

Ульяновскида янган татар утарын сүтәләр
Гөлүзә Ибраһимова

Узган шимбә төнендә Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан татар утары янган иде. Бүген утарны сүтү һәм яңасы өчен урынны җыештыру өмәсе уза.

Иртәнге 9:00 сәгатькә янган йорт янына кран һәм йөк машинасы килде. Өмәгә халык җыела торды. Егермедән артык кеше килде.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Йортның түбәсен атна уртасында ук төшергәннәр, бүген килгән кешеләр бүрәнәләрне лом белән аерды, кран янган агачны йөк машинасына төяде.

«Аллага шөкер, кеше әйбәт җыелды, барысы да ярдәм итәргә әзер. Бүген эшне тәмамларбыз. Яңа бинаны зуррак итеп ясарга ният бар, аш пешерү бүлмәләре дә булачак. Бер егет йөз мең күчергән, икенчесе өч йөз меңне күчерергә тора. Тагын өч йөз мең тирәсе кирәк булыр», - дип сөйләде Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Аның сүзләренчә, янгынның ут төртү аркасында чыгуы расланган, гаеплене эзләү эше бара.

Төзелеш эшләре белән җитәкчелек иткән Наил Вахитов сүтү эшләрен дә үзе контрольдә тотты.

«Бу йортның нигезен ике көндә ясаган идек. Бурасын да егетләр белән ике көндә торгыздык. Аннан соң икенче эшчеләр бригадасы түбәне япты. Безнең эшләребез кемгәдер комачаулаган булса кирәк. Хәзер бер көндә сүтәбез», - дип сөйләде ул.

Өмәгә, нигездә, районның 1нче мәхәлләсе кешеләре килгән иде. «Бу хәлне бик авыр кичердек. Дөньяда шундый кешеләрнең булуына шаккаттык», - дип сөйләде Тимерша Вахыйтов.

Ярдәмгә башка мәхәллә кешеләре дә килгән иде. «Безгә өмә булачак дип хәбәр иттеләр. Бу йорт янганын белмәгән идем, бүген генә күрдем. Читтә кала алмадым», - дип сөйләде Таҗикстаннан килгән Сәет Бобозода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100