news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Тукайга багышланган рәсем бәйгесендә җиңгән балаларны бүләкләделәр

Ульяновскида ел саен Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнгән өлкә балалар рәсем бәйгесе оештырыла.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгендә Габдулла Тукай туган көнендә, 26 апрельдә, рәсем күргәзмәсе ачылды. Анда Ульяновск шәһәренең 2 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укучысы, яшь рәссам Таһир Мөхәммәтҗановның хезмәтләре урын алды, дип хәбәр итә Татар мәдәнияте үзәге.

Бу көнне Тукай әсәрләре буенча оештырылган, өлкә балалар рәсем бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгегә барлыгы 120 рәсем тәкъдим ителгән иде. Аларны Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Нуретдинов рәислегендәге жюри бәяләде. Беренче урынны Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе урта мәктәбе 6 нчы сыйныф укучысы Элина Фәхретдинова яулады. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100