news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида «Татар мәдәнияте тарихы» дәрес-экскурсиясе булачак

Ульяновск өлкәсендә сигезенче тапкыр музейлар атнасы башлана.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 17 августта Ульяновскида Нагаево авылы тарихы музеенда балалар өчен «Татар мәдәнияте тарихы» дәрес-экскурсиясе һәм Сәлахетдиновлар династиясе турында «Беренче укытучым» дигән әңгәмә уздырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, «Әбием сандыгы» дип аталган бер экспонат күргәзмәсе, «Совет чорындагы почта маркалары» мини-күргәзмәсе, «Туган авылым Нагаево» дигән викторина да уздырыла.

Ульяновск өлкәсендә сигезенче тапкыр музейлар атнасы башлана. Чаралар 17-20 августта була. Биш көн дәвамында шәһәр халкы тематик мастер-классларда, экскурсияләрдә, тәкъдим ителгән музейларның берсендә күргәзмәдә бушлай катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100