news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида "Татар кызы" бәйгесен өченче ел рәттән татар эшкуарлары клубы оештыра

Февраль аенда "Татар кызы-2017" бәйгесенең сайлап алу турлары, ә финал апрель аенда узачак.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Ульяновск өлкәсенең татар эшкуарлары иҗтимагый оешмасы, өченче ел рәттән “Татар кызы” бәйгесен игълан итә. 2017 елда да эшкуарлар татар кызларының гүзәллек һәм талантлар бәйгесен югары дәрәҗәдә үткәрергә ниятли. Кастинглар Ульяновскиның Офицерлар йортында 5, 12, 19 февральдә булачак. Иҗади бәйгедә үз көчләрен сынап карарга 17-30 яшькәчә татар кызлары чакырыла.

“Ульяновскида “Татар кызы” бәйгесен затлы итеп, “Сембер” татар эшкуарлары клубы өченче ел уздыра. Кызлар җыр-бию, сәнгатьле сөйләм, милли аш-су осталыгында көч сынаша, милли киемнәрне тәкъдим итә, спорт ярышларында катнаша. Шуңа күрә без финалга актив, спортив кызларны җыябыз. Финал исә Ульяновскидагы иң матур залларның берсендә, апрель башында үтәчәк, якынча 8 апрельгә планлаштырабыз, март аен исә финалга әзерләнүгә багышларга ниятлибез”, – дип хәбәр итә бәйгенең режиссеры Ольга Макарова.

Шушы көннәрдә бөтен көч бәйгене оештыруга юнәлтелгән, эшкуарлар Гран-при алган кызга тапшырылачак бүләк турында килешергә тиеш. Әлбәттә, төп бүләк – Ульяновскида җиңү яулаган кыз “Татар кызы” Бөтенроссия бәйгесендә катнашу хокукына ия булачак. Үткән елларда Гран-прига ия булган кызлар чәшке тун, Кырымга сәяхәт белән бүләкләнгән булган. Эшкуарлар, гомумән, финалистларның берсен дә игътибарсыз калдырмый, кыйммәтле бирнәләр белән бүләкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100