news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ульяновскида "Татар кызы-2019" катнашучыларының аш-суга осталыкларын тикшерәләр
Быел матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Ульяновск өлкәсенең 11 туташы ярышачак.
Скопировать ссылку
архив/Александр Эшкинин
(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Бүген Ульяновск шәһәрендә "Татар кызы-2019" бәйгесендә катнашучыларның аш-суга осталыкларын тикшерәчәкләр. Бу хакта өлкәкүләм конкурсның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Быел матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Ульяновск өлкәсенең 11 туташы ярышачак.
Икенче этап 6 апрельгә билгеләнгән. Анда кызларны спорт ягыннан тикшереп караячаклар.
Бәйгенең финал өлеше 14 апрель көнне уздырылачак. Анда җиңүче Ульяновск өлкәсен Халыкара бәйгедә тәкъдим итәчәк.
Сүз уңаеннан, "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүчене ачык тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Хәзер "Татар кызы-2019. Ульяновск" төркемендә һәр кеше үз фикерен белдерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot