news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида танылган җәмәгать эшлеклесе Равил Кузәхмәтовны искә алдылар

Ул татар эшмәкәрләрен берләштерү максатыннан "Сембер" бизнес-клубын оештырган.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Иске Кулаткы районы Югары Терешка авылында туып yсеп, Ульяновскида гомер иткән танылган җәмәгать эшлеклесе hәм меценат Равил Таhир улы Кузәхмәтовның тууына 6 ноябрьдә 80 ел булды. Бу турыда "Өмет" газетасы хәбәр итә.

Шушы уңайдан өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, игелекле эш-гамәлләре белән халкыбыз тарихында тирән эз калдырып киткән милләт җанлы шәхеснең якты истәлегенә багышлап Коръән укыту мәҗлесе үткәрде. Анда Равил аганың якыннары hәм дуслары, төбәгебезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Күркәм мәҗлесне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Ул үзенең күңел хатирәләре белән бүлешеп, Равил Таhир улының гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, ярдәмчел, юмарт булуы, автономия президиумы эшчәнлегендә актив катнашуы, татар эшмәкәрләрен берләштерү максатыннан "Сембер" бизнес-клубын оештыруы, "Чишмә" hәм "Өмет" белән тыгыз элемтәдә торуы турында горурланып сөйләде.

Ә Равил аганың улы Азат Кузәхмәтов әти-әнисен онытмаулары, алар турында матур, җылы сүзләр әйтүләре өчен мәҗлестә катнашучыларга, аерым алганда, татар автономиясе рәисе Рамис Сафинга рәхмәтләрен юллады. Без - балалары, әти-әниебезнең дәрәҗәле исеменә тап төшермәскә тырышабыз, алар яшәгән йортны кадерләп саклыйбыз, диде Азат Равил улы.

Равил Кузәхмәтовның тормыш hәм хезмәт юлына багышланган "Сагыналар сине якын дуслар…" дигән фильмны караганнан соң, Ульяновск шәhәренең Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръән сүрәсен укыды hәм барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100