news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Сәүбән хәзрәт Сөләйманов вафат булган

Ульяновскида Сәүбән хәзрәт Сөләйманов вафат булган
Фото: «Өмет» газетасы

Озак еллар дәвамында Ульяновск региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти вазифаларын башкарган Сәүбән хәзрәт Сөләйманов вафат булган. Аңа май аенда 84 яшь тулган булыр иде.

«Өмет» газетасының Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, Сәүбән хәзрәт өлкә мөселманнарының бердәмлеген ныгыту, халыкка дини белем бирүне җайга салу юнәлешендә армый-талмый, вакыты белән исәпләшмичә хезмәт иткән.​ ​ Ул өлкә мөселманнарын җитәкләү дәверендә​ хакимият органнары, милли оешмалар​ белән уртак тел табып, шәһәр һәм авылларда мәчетләр салдыру, мәдрәсә төзетү, дин кардәшләребезне хаҗга җибәрү чарасын күргән, – диелә хәбәрдә.

  • Сәүбән Юныс улы Сөйләманов – 1941 елның 30 маенда (башка мәгълүматлар буенча – 13 майда) ул вакытта Пенза өлкәсе составына кергән Николаевск районының Зур Чирекле авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1958 елдан 1963 елга кадәр колхозда, туган авылында эшли.
  • 1971 елдан – Чардаклы бистәсендә күн, мех чималы һәм тире склады мөдире. 1989 елда Ульяновск өлкәсенең Чардаклы бистәсендә мәчет төзелешен җитәкли. 1991 елда мәчет ачылганнан бирле аның имам-хатыйбы булып тора. 1994 елдан Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы буенча имам-мөхтәсиб. 2002 елдагы съездда Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана.
  • 2008 елның маенда Россия Үзәк Диния нәзарәте составында Ульяновск өлкәсе Диния нәзарәте (Ульяновск мөфтияте) составына керүче өлкә мөселманнарының чираттагы съезды (мәҗлесе) уза. Сәүбән Сөләйманов оешма рәисе итеп яңадан сайлана. «Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы» билгесе (1987 ел), «хезмәт ветераны» медале (1997 ел), Ульяновск өлкәсе Губернаторының Мактау грамотасы (2006 ел), Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хаты (2007 ел), Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Рәхмәт хаты (2009 ел), Халыклар дуслыгы медале белән бүләкләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100