news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә шахмат турниры узды

Алтынчы тапкыр оештырылган традицион турнир төрле милләттән булган шахматчыларны Татар мәдәният үзәгенә җыйды.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе карамагында эшләп килүче «Ак тулпар» шахмат клубы Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнир уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел инде алтынчы тапкыр оештырылган традицион турнир төрле милләттән булган шахматчыларны Татар мәдәният үзәгенә җыйды.

Мәдәният үзәгенең «Хыял тамчылары» балалар ансамбле спортчыларга музыкаль бүлeк әзерләде. Алар Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.

Турнирга өлкәнең Чардаклы, Иске Майна, Чынлы, Тереньга, Ульяновск, Кузоватово районнарыннан hәм Ульяновск, Димитровград шәhәрләреннән 32 шахматчы килде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot