news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида мөнәҗәт әйтүчеләр җыелган

Монда килүчеләр үзләренең әби-әниләреннән ишетеп хәтерләрендә саклаган мөнәҗәтләрне әйткән.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Ульяновск шәһәренең "Киндяковка" мәдәният йорты каршындагы "Нур" татар халык театры "Мөнәҗәт кичәсе" уздырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Аның режиссеры Җәмилә Мифтахова бер өстәл артына мөнәҗәт әйтүче дистәләгән ханымны жыйган. Монда килүчеләр үзләренең әбиләреннән, әниләреннән ишетеп хәтерләрендә саклаган мөнәҗәтләрне әйткән.
 
"Лаишевка эшчеләр бистәсеннән Гөлфирә ханым Алимова бәет-мөнәҗәтләрне күп еллардан бирле төрле төбәкләрдән җыеп бара. Бүген анда 2-3 китаплык язмалар саклана. Кичәне оештыручы Җәмилә ханым үзе дә мөнәҗәтләр әйтте, татар халык җырларын башкарды", - диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot