news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Инза татарлары фольклорын өйрәнгәннәр

Очрашуыбызның төп максаты татар фольклорына бәйле практик hәм методик чараларны бергәләп барлаудан гыйбарәт иде, диде Гөлсинә Герасимова.

Ульяновскида Инза татарлары фольклорын өйрәнгәннәр
emet73.ru

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче "Урама! фольклор коллективының cәнгать җитәкчесе Алсу Альметова Инза районы Дракино авылында узган Сабантуйда өлкән яшьтәге апаларның җырларны үзенчәлекле итеп башкарулары, сөйләм, бию формаларын күреп кайтуы, шушы җирлекнең халык авыз иҗатын өйрәнәсе килүе турында җиткергән иде. Бу турыда ""Өмет" Өмет" газетасы хәбәр итә.

Яшь, өметле җитәкчегә җирле татар фольклорын өйрәнүдә hәм үстерүдә ярдәм итү ниятеннән чыгып, Инза район мәдәният бүлеге башлыгы, районның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Наилә Нугаева hәм районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Илүсә Коломак белән элемтәгә кердек. 3 октябрьдә Инзага милләттәшләребез белән очрашуга чакырдылар.

Истәлекле, зарыгып көтеп алган очрашуны Мәдәният үсеше үзәге җитәкчесе Наилә Нугаева башлап җибәрде. Аннары "Ак калфак" оешмасы рәисе Илүсә Коломак өлкәннәрне hәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәдәният тармагы ветераны, Чардаклы районы "Ак калфак" оешмасын әйдәп баручы Гөлсинә Герасимова да җылы тәбрикләү cүзләрен ирештерде.

Очрашуыбызның төп максаты татар фольклорына бәйле практик hәм методик чараларны бергәләп барлаудан гыйбарәт иде, диде Гөлсинә Герасимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100